Городская детская библиотека - филиал № 37

«Интернет синең тормышыңда»

30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Интернет планетадагы миллиардлаган кешеләрнең тормышын бик нык үзгәртте. Ул безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды. Клубка йөрүче балалар QR – кодның барлыкка килү тарихын тыңладылар, аны тормышның барлык өлкәләрендә куллану никадәр уңайлы булуы турында белделәр. Шулай ук яшь академиклар мобиль телефоннардан файдаланып, куар-кодларны төрле журналлардан укырга өйрәнделәр, мәсәлән: «Мегамозг», «Почемучкам обо всем на свете», «Салават күпере» һ.б., анда алар үзләренең барлык сорауларына җавап таптылар.