Городская детская библиотека - филиал № 37

"Киләчәк китапханәсе"

Бүген 19 нчы мәктәп базасында «Киләчәк китапханәсе» дип исемләнгән форсайт-сессиясе узды. Чарада 24 кешедән торган 8 «А» сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәчеләр балаларга Татарстандагы китапханәче һөнәренә өйрәнә алырлык уку йортлары, нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары Түбән Каманың китапханә системасы турында видеоролик карадылар.
Шулай ук «Безгә мөһим, сезнең фикерегез» дигән листовка – анкеталар тәкъдим ителде, хәзерге яшьләрнең нәрсә белән яшәвен һәм нинди китапларны өстен күрүен белү өчен.
Укучылар командаларга бүленеп, китапханә киңлегенең нинди була алуын, киләчәк китапханәченең нинди компетенцияләргә ия булырга тиешлеген билгеләргә тырыштылар.
Сессия ахырында һәр команда үз проектын яклады, анда бик кызыклы идеяләр бар иде: "дроннар", роботлар китап тәкъдим итәләр, "үз зонаңны сайла", Экология почмагын тәкъдим иттеләр.