Городская детская библиотека - филиал № 37

"Оста әкиятче" (Абдулла Алишка - 115 ел)

   Абдулла Алишның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да.
А.Алиш балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучылардан. Әкиятләрен бик яратып бүгенге көндә дә укыйлар.
 97 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр аның “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Мактанчык Чыпчык һәм тыйнак Сыерчык” кебек әкиятләре белән таныштылар. «Чума үрдәк, чума каз» уенында бик теләп катнаштылар.