Городская детская библиотека - филиал № 37

«Куркынычсызлык әлифбасы»

Халыкара светофор көненә багышлап, китапханәчеләр «Куркынычсызлык әлифбасы» дигән танып белү сәгате үткәрделәр.

 

Яшь кулланучылар светофор һәм юл билгеләре барлыкка килү тарихын белделәр, китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында балалар зур рәхәтлек белән «Смешарики. Куркынычсызлык әлифбасы»  мультфильмын карадылар.