Городская детская библиотека - филиал № 37

«Җиде энҗе бөртеге».

Татарларның халык уеннары аларның мәдәнияте белән бәйле. Алар балаларны тәрбияләү ысулы да, кешене гомер буе озата баручы йолаларның мәҗбүри өлеше дә булып тора. Уйнап, татарлар җырлый да, бии дә, эшли дә. Күп кенә татар уеннары балаларның көчле һәм сәламәт булып үсүенә, тиз йөгерә белүенә, нык һәм чыдам булуына ярдәм иткән. Балалар арасында еш кына төрле ярышлар оештырыла: кем тизрәк йөгерә, алга таба һәм югарырак сикерә, ерактан ук мишеньгә эләгә һ. б.

Бүген китапханәчеләр мәктәп укучылары белән төрле татар милли уеннары уйнадылар: түбәтәй, капчыкларда йөгерү, аркан тарту, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, капчыклар белән көрәш. Балалар бик канәгать калдылар.