Городская детская библиотека - филиал № 37

«Тапкырҗан агайда кунакта»

Балаларны табышмаклар чишү кебек файдалы уен уйнарга өйрәтү өчен, бүген №27 балалар бакчасында «Табышмаклар чишү көне» узды. Балаларга кунакка тылсымлы табышмаклар китабы һәм күңелле биремнәр белән Тапкырҗан агай килде. Сабыйлар яраткан китапларының һәм мультфильмнарының төп геройлары булып торган Айболитны, Буратиноны, Винни-Пухны, Золушканы, мәче Матроскинны һ.б. искә төшерделәр. Табышмаклар көне бик күңелле һәм кызыклы үтте.