Городская детская библиотека - филиал № 37

«Индеец көне»

Балалар «Индеец көне» конкурс программасында катнашып, үзләрен чын индеецлар итеп хис итә алдылар. «Тумба-Юмба» һәм «Винивату» кабиләләре, кемнең иң җитез, игътибарлы, батыр һәм көчле икәнен ачыклау өчен, искиткеч сәяхәткә һәм серле индеецлар дөньясына юл тоттылар.  Чара әкренләп  паркка күчте. Анда укучылар «Индейский дозор» турнирында ярыштылар. Аннары   үз куллары белән индеец маскасын ясадылар.