Городская детская библиотека - филиал № 37

"Минем Тартарика"

Халыкара балаларны яклау көнендә Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында «Минем Тартарика» дип исемләнгән күңел ачу программасы узды. Мәйданчыкларның берсендә китапханәчеләр балалар өчен "Кош һәм төлке", "Сукыр бәрән","Түбәтәй","Аркан тарту" кебек Идел буе халыклары уеннарын оештырдылар. Бәйрәм якты, күңелле һәм кызыклы булды.