Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китапханә трамвае"

Бүген 16 нчы балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапханәгә экскурсия ясадылар. Китапханә, китапханәче хезмәте белән танышу, шулай ук китапларга мәхәббәт һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханә бинасын карап чыктылар, китапханәнең төп кыйммәтен бик күп кызыклы мәгълүмат булган китаплар тәшкил итә икәнен белделәр.

Китапханәче яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәклеген сөйләде; китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз "фатиры" барлыгын күрделәр һәм китапны укырга теләгән һәр кеше аны җиңел һәм тиз таба алсын өчен икәнен белделәр.

Балаларга уен биремнәре тәкъдим ителде: "Әкиятне таны", "Кем күп укый, ул күп фаразлый","Сороконожка" уенын уйнадылар.

Экскурсия ахырында балалар китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, ә иң мөһиме, китапханәләрсез акыллы кеше булмас иде дигән нәтиҗәгә килделәр.