"Язучылар елмая"
Маймыллар әфлисун яратамы? Әнидән тәмле әйберне ничек сорап алырга? Кәҗә килсә, аны ничек куып җибәрергә? Замана песиләре нәрсә белән уйнарга яраталар? Бал кортлары ни өчен бии-бии очалар?
Бу сорауларга җавапны клубка йөрүче 27нче балалар бакчасы сабыйлары Илсөяр Иксанова шигырьләре белән танышып белделәр.