Городская детская библиотека - филиал № 37

"Георгий тасмасы"

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Россиядә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Безнең китапханә 33 нче балалар бакчасы белән берлектә әлеге акцияне уздыруга кушылды.

Георгий тасмасы-бәйрәм символы, бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләргә карата безнең хөрмәт символы, һәлак булганнарны хөрмәт итү һәм искә алу символы. Бу безнең хәтеребез, 1941-1945 еллардагы вакыйгаларга мөнәсәбәтебез. Алар-һәлак булган сугышчылар һәм тыныч тыл хезмәтчәннәре, алар сугышның балалары һәм тол хатыннары, бу блокадалы Ленинград, бу концлагерьлар, бу яндырылган авыллар. Бу безнең бабаларыбыз, безнең авырту, бу безнең горурлыгыбыз...

"Георгий тасмасы" акциясе-безнең хәтер эстафетасы, бабаларыбыз батырлыкларына хөрмәт.