Городская детская библиотека - филиал № 37

«Минем тарихым әле тәмамланмаган...»

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бөек татар шагыйре Г.Тукай турында, милли костюм кигән китапханәче  электрон презентация күрсәтеп чара үткәрелде. Габдулла  яшәгән урыннар, йорты, аны чолгап алган кешеләрне визуаль рәвештә күрсәтү озак вакыт балалар хәтерендә калачак. Чара барышында балалар янына Шүрәле килде, сабыйлар белән уйнады һәм викторина үткәрде. Әлбәттә, шигырьләр сөйләмичә калынмады. «Шүрәле» әкиятеннән өзекләр кычкырып укылды, нәниләр зур теләк белән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Габдулла Тукай әсәрләре күңелдә горурлык һәм якты хис уята.