Городская детская библиотека - филиал № 37

"Җир-безнең уртак йортыбыз"

22 апрель - Бөтендөнья Җир Көне бәйрәме. Хәзерге вакытта ул дөньяның 190-нан артык илендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты - экология һәм табигатьне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү. Җир көне - чиста су, җир һәм һава бәйрәме.

Яшь академиклар Җир көне тарихы, дөнья халкын әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерүче бәйрәм белән таныштылар. Шулай ук балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Шуннан соң яшь академиклар зур ләззәт алып, «Җир ромашкасы» мастер - классына керештеләр.