Городская детская библиотека - филиал № 37

«Тукай дөньясына сәяхәт»

Бүген 33 нче мәктәп базасында «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. «Тукай әсәрен уйлап кара» дигән кечкенә генә викторина укучыларга ошады, һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Шулай ук укучылар «Сөткә төшкән тычкан» һәм «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын  җырладылар.