«Киңәшле эш таркалмас»
Милли костюмнардагы китапханәчеләр чарада үзенчәлекле төс тудыралар. Бу аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәэсир итте. Аларга милли кием, дөнья халыклары аш-суы, халык әкиятләре турында төсле, иллюстрацияле китаплар тәкъдим ителде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир – ат костюмнарын китапханәнең даими укучы-малайлар күрсәтте. Алар табышмаклар әйтеп, нәниләр белән уеннар үткәрделәр.
Очрашудан алган тәэсирләр озак вакыт барлык катнашучыларның хәтерендә калачак.