Городская детская библиотека - филиал № 37

"Яраткан китапларыбыз"

2 нче апрельдә «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә «Яраткан китапларыбыз» дип исемләнгән пантомима-уеннарына багышланган чара узды. Яшь кунакларны әдәби әкият геройлары Емеля белән Кузя каршы алды.
Алар тамашачыларга бик ошаган «Шалкан» әкиятеннән күренеш күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Балалар бу эшне уңышлы башкардылар.
Очрашуда катнашучыларның барысы да шатлыклы, игелекле һәм күтәренке кәефтә таралыштылар. Мондый чаралар балалар арасында театрны популярлаштыруга, аларны театр сәнгатенә җәлеп итә, гармонияле үсеш алган иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итә.