Городская детская библиотека - филиал № 37

«Урман хуҗасы»

Бүген китапханәдә «Талантлар академиясе» клубы өчен М.Пришвин иҗаты буенча «Урман хуҗасы» дип исемләнгән экологик сәгате узды. Китапханәче балаларны язучының биографиясе, аның иҗаты белән таныштырды. Балалар Михаил Михайловичның табигатьне бик яратканын, ил буйлап күп сәяхәт иткәнен белделәр. Балалар «Кунаклар», «Урман катлары» хикәяләрен тыңлап, укып һәм әдәби викторина сорауларына дусларча җавап бирделәр. Пришвин әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.