Городская детская библиотека - филиал № 37

"Эш беткәч, уйнарга ярый"

   Апрель ае җиткәч, тургайлар да үзләренең җырларын Тукайга багышлыйдыр.Апрель ае - Тукай ае. Ул - бөек шагыйрьне тудырган ай. Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота. Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы - шуның ачык мисалы.

Балалар бакчаларында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде. Без иң элек балаларны аның тормыш юлы, бала чагы белән таныштырдык. Клубка йөрүче балалар Г.Тукайның шигърият һәм әкият дөньясына чумдылар. Сабыйлар шагыйребезнең әсәрдәге геройлары белән сәяхәт итеп, аны үз күңелләре аша үткәреп әкият дөньясы төзеделәр.