"Су серләре"
Су-табигатьнең көндәлек объекты, һәм аның кеше тормышында никадәр мөһим булуын беләбез.
Су белән уеннар, экспериментлар - суның үзлеген танып белүнең иң уңайлы ысулларының берсе.
97 нче номерлы «Күчтәнәч» балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме нәниләре берникадәр вакытка суның үзлекләрен өйрәнү лабораториясендә галим-тикшеренүчеләр булып тордылар. Чын галимнәр кебек, балалар белән «Су-сыеклык», «Суның үтә күренмәлелеге», «Су төсен үзгәртә ала» һәм башка су тәҗрибәләре үткәрелде.