Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тәртип өчен кыстыргыч"

"Тәртип өчен кыстыргыч" шундый исем астында "Апуш" үзәк балалар китапханәсендә Китаплар өчен закладкалар (кыстыргыч) ясау буенча осталык дәресе узды.
Кыстыргыч кечкенә булса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле бит табу уңайлырак. Ул балаларга, бигрәк тә башлангыч мәктәптә, юллар буенча ориентлашырга ярдәм итә, һәм шул ук вакытта ул китаплар белән эш итү культурасын тәрбияләүгә ярдәм итә. Әгәр дә китапта кыстыргыч бар икән, китап та тәртиптә һәм укучыларга озаграк хезмәт тә итә.
Бу осталык дәресе Россия педагогы, язучы Константин Дмитриевич Ушинскийга багышланган иде. Бу язуда авторның китаплары, цитаталары һәм әдәбият исемлеге бар.