Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бәхет орлыгы"

Күпләр язучы белән очрашуны җитди чара дип саный, анда барысы да катгый, тыныч бара. Әмма Мирхазова Нурзия Рәшит кызының килүенең беренче минутларыннан ук бу фикер үзгәрде. Очрашу кызыклы һәм мавыктырыч булды. Балалар  яраткан язучысыннан күп  сораулар бирделәр: ул кайчан укырга һәм рәсем ясарга өйрәнгән сораудан алып, һәм яшүсмерләр өчен китаплар язарга ниятлиме дигән сорауга кадәр. Нурзия Рәшит кызы белән очрашу катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде һәм күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачыш булды!