Городская детская библиотека - филиал № 37

"Шыгырдавыклы башмаклар"

Балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулуга багышланган “Шыгырдавыклы башмаклар” дип исемләнгән танып - белү сәгате узды. Дәрҗия Аппакова – балаларның яраткан язучысы. Аның хикәяләрен йотлыгып укыйсың. Геройлары кече яшьтәге малайлар һәм кызлар. Авторның кайсы гына хикәясен алма, алар һәрберсе кызыклы. Аның иҗаты белән танышу максатыннан “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенә тукталдык. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, электрон презентация күрсәтелде.