Городская детская библиотека - филиал № 37

Минем кадерле кешем...

8 Март бәйрәме алдыннан китапханәдә балалар өчен «Кадерле кешем» открыткасы ясау буенча мастер-класс узды.
Әни — тормышыбыздагы иң мөһим кеше һәм иң якын дустыбыз, яклаучыбыз.
8 Март-ул искиткеч, якты һәм күптән көтелгән яз бәйрәме, анда балалар әниләренә бүләк ясарга яраталар. Ә иң яхшысы - үз кулларың һәм бөтен күңелең белән эшләнгән бүләк!
Китапханәче җитәкчелегендә мастер-класста катнашучылар үз куллары белән төсле картоннан котлау открыткасы ясадылар. Балалар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия һәм, әлбәттә инде, туганнарына мәхәббәт тә кертә алдылар.