Городская детская библиотека - филиал № 37

«Әтигә бүләк»

23нче февральдә без Ватанны саклаучылар көнен — батырлык, көч, һәм намус бәйрәмен билгеләп үтәбез! Йөз еллык тарихы булган бу бәйрәм безнең тормышыбызга патриотизм һәм батырлык гәүдәләнеше буларак нык үтеп керде. Бүген балалар Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү тарихы һәм традицияләре, илебезне аяусыз дошманнан саклаган совет солдатларының батырлыклары турында белделәр. Иң якын һәм яраткан кешеләр өчен бүләк ясау бик күңелле һәм шатлык китерде. Рәсемнәр матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты, ә балалар көч куйдылар, фантазия һәм иҗат күрсәттеләр.