Городская детская библиотека - филиал № 37

«Өзелгән җыр...»

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан «Өзелгән җыр...» дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.  Бәйрәмгә килгән 14нче балалар бакчасы нәниләре шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.