Городская детская библиотека - филиал № 37

«Син нык тордың, бөек Сталинград»

Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград шәһәрендәге вакыйгалар турында әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды. Кадетлар үз фикерләрен әйтеп, «Син нык тордың, Бөек Сталинград» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан тарихи мәгълүматларны укыдылар. Кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр өчен бу тема яңа түгел, шулай да яңа детальләр һәм мәгълүматлар укучыларның белемнәрен киңәйтте. Егетләр бик игътибар белән Сталинград янындагы фашист частьләрен тар-мар итү, генерал-фельдмаршал Паулюсны әсирлеккә төшерү турында видеофильм карадылар. Җиденче сыйныф укучылары Г.А. Куманевның «1941-1945», Г.А.Черкашинның «Возвращение» китаплары, «О подвигах, о доблести, о славе…» хикәяләр һәм очерклар җыентыгы белән кызыксындылар.