Городская детская библиотека - филиал № 37

«Убырлы карчык һәм балалар»

 Яңа ел тамашасында 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Мавыктыргыч, кызыксынучан, тәрбияле балалар Убырлы карчыкның барлык каршылыкларын да җиңделәр, Кыш бабай белән Кар кызын коткардылар, бик теләп уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Балалар  китапханә бүләген журналларны бик теләп алдылар.