Городская детская библиотека - филиал № 37

"Һәркемнең хокукы бар..."

10 нчы декабрьдә кеше хокуклары саклау көне уңаеннан китапханәдә «Һәркемнең хокукы бар» дип исемләнгән слайд-әңгәмә узды.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны БМОның бала хокуклары Конвенциясе, Кеше хокуклары турында Гомум Декларация барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, шулай ук аны кабул итүгә ни өчен ихтыяҗ тууын искә төшерделәр.

Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, «Хокук дөньясында» презентациясе күрсәтелде. Балалар арасында аеруча «Әкият геройлары хокуклары» әдәби викторинасы һәм сәхнәләштерелгән өзек кызыксыну уятты.