Городская детская библиотека - филиал № 37

«Йөрәгеңне яхшылыкка өйрәт»

А. Маршаллның «Мин күлдәвек аша сикерә беләм», «Кояш тотылуы» А. Лиханов, «Сережка исемендәге самолет» К. Крапивин, «Солтангәрәй язмышы» Ш. Ениикеев, «Яралы язмышлар» Ф. Яруллин әсәрләрнен нәрсә берләштерә? Әйе. Бу китапларның геройлары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. 14нче лицей укучылары Ш.Ениикеев һәм Ф. Яруллин повестьларының автобиографик булуын белделәр. Балаларның «Йөрәгеңне яхшылыкка өйрәт» дигән әхлак дәресендә фикер йөртүләре бик тирән һәм мәгнәле булды. Социаль видеоролик, В.Катаевның «Цветик-семицветик» әкиятен кычкырып уку балаларны таң калдырды һәм игелекле эшләргә этәрде.