Городская детская библиотека - филиал № 37

"Балачак планетасы"

20нче ноябрьдә ел саен бик мөһим документны – «Бала хокуклары Конвенциясен» кабул итүгә багышланган Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә. Бәйрәм балалар иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. Ләкин барлык балалар да үз хокуклары һәм аларны ничек яклау турында белмиләр. Яшь академиклар «Бала хокуклары Конвенциясе»нең кайбер маддәләре буенча сәяхәт иттеләр. «Хокуклар һәм бурычлар» биремен кызыксынып үтәделәр, аннан соң яраткан әкият геройлары эләккән хокукый ситуацияләрне анализладылар.