К.И. Чуковский әсәрләренә сәяхәт
15 ноябрьдә 40 нчы балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә экскурсия килделәр. Нәниләр китапханә бинасын карап чыктылар, кызыклы мәгълүмат тупланган китаплар белән таныштылар.
Китапханәче китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. К.И. Чуковский әсәрләре буенча уеннар, табышмаклар тәкъдим ителде.