Городская детская библиотека - филиал № 37

"Маршак - балаларга"

Самуил Маршак - искиткеч шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче, балаларны бик яраткан һәм алар өчен искиткеч әсәрләр иҗат иткән.
Яшь академиклар  Маршакның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә тыңладылар, аннары китапханәче белән бергә авторның китап битләре буенча мавыктыргыч әдәби сәяхәткә юл тоттылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, өзекләр буенча Маршак әсәрләрен таптылар, кроссвордлар чиштеләр, әкиятләр атадылар, әсәрләр исемнәрендәге хаталарны төзәттеләр. Чара ахырында "Двенадцать месяцев" мультфильмын карадылар.