"Татарстан Республикасы символлары"
Бүген яшь укучылар республикабызның дәүләт символлары тарихы белән таныштылар. Флаг, герб һәм гимн – Татарстан символлары икәнен белделәр. Аннары балалар пластилинография буенча мастер-класста катнаштылар. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән Татарстан флагы белән аппликация ясадылар.