Городская детская библиотека - филиал № 37

"Күңелле китаплар"

Китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен "Күңелле китаплар" дип исемләнгән танып белү сәгате узды.
Китапханәче яшь укучыларга китаплар дөньясына кызыклы сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Шулай ук,  һәр кеше өчен китапларның кыйммәте, аларга сак караш турында сөйләштеләр. Кеше язарга өйрәнгәч, бөтен зирәклеген шул китапларга ышанып тапшырган. Балчык такталарда, папирус төргәкләрендә һәм пергаментта кешеләр буыннар өчен үз белемнәрен, тәҗрибәләрен, фикерләрен сакларга тырышканнар. 
Балалар әкиятләрне һәм әкият персонажларын «Өч сүз буенча әсәр бел», «Авторның исемен дәвам ит» конкурсларында актив катнаштылар. Укучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр, эрудицияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.