"Когда деревья были большими"
Бүгенге матур, кояшлы көндә безнең китапханәнең уку залында өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Очрашуга дәвамлы рәвештә йөргән укучы балаларыбызның әби-бабалары чакырылды. Китапханәчеләр килүчеләргә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, исәнлек-саулык теләделәр.