Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ак торна чакыруы"

Ак торналар бәйрәме күпмилләтле Россия халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш. Ел саен 22нче октябрьдә бик күп кеше һәлак булган сугышчыларның мемориалларына һәм каберләренә чәчәкләр йөртә һәм тыныч күк өчен рәхмәт белдерә. Балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, хиросимадагы атом шартлавы корбаннарының берсе булган япон кызы Садаконың фаҗигале тарихын һәм ни өчен бу кошларның хәтер символы булуын белделәр. Балалар китапханәченең оригами техникасында кәгазь торналар ясау тәкъдименә бик теләп җавап бирделәр.