"Кызык һәм кыска"
Кызыклы уеннар уйнап үсәбез. Дидактик уеннар сабыйларның дикъкатьләрен, вак хәрәкәтләрен, уйлап табучанлыкларын, сөйләм телләрен үстерә. 27нче балалар бакчасы нәниләре дә парлы картиналардан әкият төзеп, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр.