"Иң гүзәл кеше икәнсез!"
Укытучы - изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша. 33 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән файдалы һәм күңелле итеп укытучылар көненә багышланган, "Иң гүзәл кеше икәнсез!" шигъри батл узды. Алар үзләренең белемнәрен шушы чарада сынадылар.