Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тылсымлы китаплар дөньясында"

Матур әдәбиятны уку, дөньяны икенче яктан күрә белергә, тормыш тәҗрибәсен тупларга өйрәтә. Сүзебез шул хакта булды. 14 нче лицейның 5 сыйныф укучылары белән, һәрбер укыган әсәрнең яңалык булып килеп керүен тагын бер кат дәлилләдек. Чөнки китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый.  Балаларның ничек китаплар укуын тикшереп,  башваткычлар чиштеләр, төрле әкияттән өзекләр уйнап күрсәттеләр.