Городская детская библиотека - филиал № 37

"Соклар эчегез, балалар!"

һәр илдә халыкара сок көне елның төрле вакытларында уза, һәм илнең гореф-гадәтләренә бәйле. Рәсәйдә сок көне сентябрьнең өченче шимбәсендә уза. Сокны яратмаган кешене табуы кыендыр! Сок эчкәндә без нинди хисләр кичерәбез? Гадәттә, бу ләззәт, канәгатьлек.

Дәрес барышында укучылар витаминнарны кем беренче булып бүлеп биргәнен һәм аларның тукланудагы зур ролен билгеләгәнен белделәр. Балаларга витаминнарның организмны үстерүдә, саклауда һәм ныгытуы турында презентация аша күрсәтелде. Балалар белән "Мин сайлыйм..." һәм "Көнлек меню төзегез", уеннарында балалар актив катнаштылар, җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән витаминнар сайлап һәм дөрес билгеләделәр, аннары көнгә дөрес туклану рационын төзеделәр (иртәнге, төшке һәм кичке аш). Чара ахырында балалар туклану файдалы, төрле, витаминнар белән баетылган булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.