Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мин китап белән табигать дөньясын ачам"

11нче сентябрь көнне рус һәм совет язучысы, педагог, сәяхәтче һәм тикшерүче,маҗаралы хикәяләр һәм повестьлар авторы, хайваннар турында әсәрләр авторы Борис Степанович Житковның тууына 140 ел тулды.

Бүген без балаларны язучы биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырдык. Яшь укучылар авторның һәрвакыт юмор белән язуын һәм хайваннар дөньясын яратуын белделәр. Борис Житковның хайваннар турындагы хикәяләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә укый. Балалар шулай ук "Мин кечкенә кешеләрне ничек тоттым", "Батыр үрдәк", "Аучы һәм этләр" әсәрләре белән таныштылар. Аннары алар әдәби викторинаның барлык сорауларына җиңел җавап бирделәр. Чара ахырында күп кенә балалар үзләре белән язучының мавыктыргыч хикәяләрен укырга алдылар.