Городская детская библиотека - филиал № 37

"Белем иленә сәяхәт"

Яңа уку елы башында 37-нче номерлы балалар китапханәсендә «По волнам знаний / Белем иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Монда балалар өчен уку программасына ярдәм итү өчен генә түгел, ә танып белү уеннары, табышмаклар, танылган язучыларның мәктәп тормышы турындагы кызыклы хикәяләре дә куелды. Шулай ук укучылар уку процессына кирәкле белешмә басмаларны, пособиеләрне һәм хрестоматияләрне сайлый алачаклар. Күргәзмә укучыларга дәресләргә әзерләнү һәм мөстәкыйль уку өчен ярдәм итәчәк.