Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әйдәгез, дуслашыйк!"

Бүген 27-нче номерлы балалар бакчасының яшь укучылары үзләре янына китапханәдән килгән әкият геройлары төлке Алиса һәм бәләкәй Апушны бик җылы каршы алдылар. Балалар бик теләп "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр, ә соңыннан кызыклы уеннар уйнадылар һәм әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.