Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мәдәни мирас"

Татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында балага китап бәлән бәйләп аңлату отышлы алымнарның берсе.
Җырлы - биюле уеннар белән үрелеп барган фольклор сәгате 97 нче бакча сабыйларында зур кызыксыну уятты. Нәниләр табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар әйтеп тел шомартып, көч сынашып алдылар. Татар халкының иң яраткан уен коралларының берсе булган гармун белән танышу зур тәэсир калдырды. “Түбәтәй”, “Шома бас” кебек җырлы – биюле уеннарда нәниләр рәхәтләнеп күңел ачты. Балалар белән узган мондый чаралар халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисе тәрбияли.