Городская детская библиотека - филиал № 37

«Уеннарда фольклор»

Китапханә каршында нинди лагерь?  Бу «китап сөючеләр отряды» дип аталган, балалар өчен иң кызыклы һәм нәтиҗәле иҗади лагерь. Чыннан да, биредә иң актив китап укучылар, китап сөючеләр җыелды. Китапханәчеләр төрле чаралар тәкъдим итәләр. Халык традицияләрен югалтмас өчен, үзенчәлекле уеннарны саклап калу өчен, без аларны балалар белән бергә уйныйбыз. Бу безнең мәдәниятебезнең иң төп максатларының берсе, чөнки нәкъ менә уеннар белән безнең бабаларыбыз көчле, җитез, зирәк һәм батыр кешеләр тәрбияләгән.