Городская детская библиотека - филиал № 37

"Күңелле светофор"

Балалар белән юл билгеләрен, аларның әһәмиятен белүләрен ныгыттык, шулай ук балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен арттырдык һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мавыктыргыч уеннар үткәрдек. Балаларга уен аша светофорның, аның сигналларының билгеләнүен күрсәттек. Светофорның килеп чыгу тарихын белделәр. Егетләр бик теләп юл йөрү кагыйдәләре китаплары белән таныштылар.