Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кояш ягымлы көлә»

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Түбән Камада сквер Лемаева исемендәге паркында, балалар төрле уеннарда команда рухын күрсәттеләр. Аркан тартышу балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итте. Анда төрле командалар ярышты, кызлар үз көчләрен малайларга каршы берләштерергә карар кылдылар, әбиләр дә чын күңелдән көчсезләргә булыштылар. Шулай ук, иң төз ыргытучыны зур энтузиазм белән ачыкладылар. Хоккей уйный белү малайларга ярышларында җиңәргә ярдәм итте. Кечкенәләр мастер-класста үз осталыкларын сынап карадылар. Алар Алтын балык-магнитлар әвәләп ясадылар. Һәм һәркем әйләнә-тирәдәгеләргә карата иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтте. Көн нәтиҗәсе - бәйрәм кәефе һәм яңа дуслар!