Городская детская библиотека - филиал № 37

Сабантуй

Бүген безнең китапханә 33 нче балалар бакчасына чакырылды, ул үз тәрбияләнүчеләре өчен Сабантуй бәйрәме оештырды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балалар «Ат чабышлары», «Капчык киеп йөгерү», «Чиләк белән су ташу», «Кашык кабып йөгерү», «Аркан тартышу», «Чүлмәк вату» милли уеннарында үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балалар өчен иң авыры-чүлмәккә ябык күз белән эләгү икән, әмма бу сынауны да алар башкарып чыктылар. Ә аннары балалар бергәләшеп милли көй астында татар халык биюен башкардылар.