Городская детская библиотека - филиал № 37

«Китап битләре аша» Экскурсия-уен

#Библиогид үз эшен дәвам итә. 33 нче мәктәп укучылары өчен чираттагы экскурсия Китап Патшабикәсе җитәкчелегендә узды һәм яңадан үз хәйләләрен Убырлы Карчык төзеде. Безнең укучыларыбыз Миләүшә һәм Ника рольләрен бик теләп уйнап, кунакларны әдәби табышмаклар, уеннар белән мавыктырдылар. Махсус терминологияне белү өчен менә дигән китапханә имтиханы оештырдылар. Китапханәдәге вакыт бик дустанә һәм мавыктыргыч үтте. Тик җәй һәркемне үзенә җәлеп итә. Убырлы карчык кечкенә Сабантуй оештырды. Балалар аркан тартканда команда рухын, шәхси казанышларын да күрсәттеләр.

Китапханәчеләр иң кызыксынучан, эрудицияле, күп укучы балаларны грамоталар белән бүләкләделәр. Бу укучыларны китап уку активлыгына этәрде.