Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тирәмдә - чәчәк келәмнәре"

Табигатьне чын - чынлап саклау һәм ярату өчен, аны белергә кирәк. Табигатьне белмәү еш кына битарафлык, ә кайчагында бөтен тереклеккә карата рәхимсезлек сәбәб булып тора.
Балалар әйләнә-тирә мохит турында белемнәрен ачыклыйлар, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнәләр.
Викторина аша балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында кызыклы фактлар белделәр. Табышмаклар чиштеләр, хайваннар һәм кошларның үзенчәлекләре белән таныштылар. 14 нче лицейның мәктәп яны лагере укучылары моңа тагын бер кат инандылар.
«Экологические кричалки», «Двойная жизнь животных», «Кто как разговаривает», «Угадай-ка», «Рыбная» кебек биремнәрдә, ике командага бүленеп көч сынаштылар.